news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яшь табиблар өчен иҗади бәйге узды

Әлмәттә яшь табиблар өчен иҗади бәйге узды
Фото: © «Татар-информ»

Әлмәт медицина учреждениеләрендә яшь белгечләр – булачак табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар һәм санитарлар эшли башлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар участок һәм палата шәфкать туташлары, табиб-терапевт кебек мөһим вазифалар башкара, шулай ук хуҗалык хезмәтләре эшендә ярдәм итә.

Искәртеп үтәбез, Әлмәт һәм Лениногорск районнарында эшләп килүче «АльМедик» һәм «Призвание» медицина отрядлары проектлары Россиянең 23 төбәгеннән 151 студентны, шулай ук Белоруссия һәм Кыргызстаннан булачак табибларны берләштерде инде. Мондый масштаблы алмашу профессиональ яктан гына түгел, шәхсән дә баета.

Эштән тыш вакытта студентлар отрядының «Альмедик» иҗади конкурсы булды. Бию, такмак әйтү, вокаль номерлар һәм оригиналь жанрда яшь белгечләр иҗади сәләтләрен күрсәтте.

Әлмәт балалар район хастаханәсе вәкилләрен жюри сыйфатында чакырдылар, алар чыгышларны югары бәяләде һәм номинацияләр буенча дипломнар тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot