news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә яшь геологларның IX республика ачык кыр олимпиадасы була

Әлмәттә яшь геологларның IX республика ачык кыр олимпиадасы була
Фото: Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан

24-29 апрельдә Педагоглар һәм остазлар елы кысаларында Әлмәт районында яшь геологларның IX республика ачык кыр олимпиадасы уза. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Олимпиадада катнашу өчен Татарстан республикасы балалар–яшүсмерләр геология хәрәкәтенең мәктәп-база мәйданчыклары арасыннан 34 команда теркәлгән, шул исәптән Кырым Республикасы командасы. Быел олимпиадада барлыгы 272 укучы катнаша һәм 55 команда җитәкчесе була. Олимпиаданы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татнефть» ААҖ һәм Казан федераль университетының геология һәм нефть-газ технологияләре институты оештыра.

Олимпиада тематикасы табигать белеменең тыгыз бәйләнгән бүлекләрен үз эченә ала, алар җир турында фәннәр комплексын тәшкил итә. Мәктәп укучыларының палеонтология, петрография, минералогия, кристаллография, геохимия, экогеология, структур геология, тарихи геология, инженер геологиясе, гидрогеология, файдалы казылмалар геологиясе һәм геология профилендәге башка фәннәр буенча белемнәрен практик куллану мәсьәләләре күтәрелә.

Яшь геологлар үзләрен 10 конкурста сынап карый: геологик маршрут, гидрология, сынау, радиометрия, магнитометрия, куркынычсызлык техникасы нигезләре, кыр тукталышын оештыру һәм башка олимпиада ярышлары.

Олимпиада җиңүчеләре гомумкоманда һәм шәхси зачетларда билгеләнә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100