news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә яшь гаилә торак шартларын яхшырту өчен дәүләттән 2 миллион сум акча алды

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов яшь гаиләгә торак урыны сатып алуга яки шәхси торак төзелеше объектын булдыруга социаль түләү алу хокукы турында таныклык тапшырды. Сертификат 2 028 850 сум 50 тиен тәшкил итә.

Тимур Нагуманов социаль түләүләр алучыларны котлады, сәламәтлек, иминлек һәм таныклыкны тизрәк тормышка ашыруларын теләде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, таныклык бер тапкыр бирелә һәм аны алганнан соң 7 ай эчендә кулланырга кирәк. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.

«Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы «Россиядә арзан һәм уңайлы торак» илкүләм проектының өстенлекле юнәлешләренең берсен тормышка ашыруга юнәлдерелгән. Программаның максаты – билгеләнгән тәртиптә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылган яшь гаиләләрнең проблемасын хәл итүдә ярдәм итү.

Кайбер шартларны үтәгәндә (гаиләдә ир яки хатынның, тулы булмаган гаиләдә бер ата-ананың яше 35 яшьтән артмаска тиеш; гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану, гаиләнең кредит алырга мөмкинлек бирүче керемнәре булу, яки социаль түләү күләменнән (30-35%) артык булган өлештә торакның исәп-хисап (уртача) бәясен түләү өчен җитәрлек башка акчалары булу, барлык тиешле документлар булу) яшь гаилә потенциаль катнашучыга әверелә.

Программада катнашу хокукына, шул исәптән, бер яшь ата-анадан һәм бер һәм аннан да күбрәк баладан торган тулы булмаган яшь гаиләләр дә ия. Шулай ук чиратта торган чарада катнашучыларга агымдагы елның 1 маена кадәр яңадан теркәлү узарга кирәклеген искәртергә кирәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100