news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә янгын сүндерүчеләр ярышты

Әлмәттә янгын сүндерү-гамәли спорт буенча ярышлар узды. Анда 4 катлы йортның биеклегенә секунд эчендә күтәрелүдә, киртәләр полосасын узуда һәм янгын сүндерү җиһазлары белән тиз идарә итүдә сынаштылар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Тизлекне арттырып, капка аша оста сикереп, кызлар янгын сүндерү җиһазларына ашыгалар. Бу гади спорт түгел, ә янгын сүндерү-гамәли спорт. Үз дистанциясен киртәләр полосасы чемпионы Ангелина Ченцова йөгерә.

«Минем әтием-янгын сүндерү-гамәли спорт буенча спорт мастеры, һәм мин дә, аның кызы буларак, йөрергә һәм шөгыльләнергә булдым», – ди ярышларда катнашучы Ангелина Ченцова.

Ярышларда икенче отрядның барлык частьләреннән 14 команда катнашты. 1 урынны Җәлил часте алды, Азнакай икенче, Әлмәтнең тугызынчы янгын-коткару часте өченче булды.

Декабрьнең икенче яртысында янгын сүндерү-гамәли спорты буенча Татарстан кышкы чемпионаты узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot