news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә яңа ял итү урыны барлыкка киләчәк

Әлмәттә яңа ял итү урыны барлыкка киләчәк
Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтеннән

Хәзерге вакытта Әлмәт сусаклагычы төзекләндерелә. Сусаклагыч проекты 2022 елда кече шәһәрләр конкурсында җиңү яулады. Бу урында балык тотарга, шашлыкка җыелырга, Зәй елгасы буйлап катамараннарда йөзәргә, спорт белән шөгыльләнергә мөмкин булачак. Анда шулай ук Кызыл китапка кертелгән су янында яшәүче хайваннар да бар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Әлмәтнең тагын бер пляжы, ял итү һәм спорт өчен урыннары булачак. Хәзер пирслар һәм юллар әзер диярлек, яр буе яшелләндерелә. Киләсе елда проектның икенче чираты гамәлгә ашырылачак, ә план буенча 2024 ел ахырына төзекләндерелгән сусаклагыч янында ял итәргә мөмкин булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100