news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә яңа туган балаларга Эмилия һәм Нәриман исемнәре еш кушылган

Әлмәттә яңа туган балаларга Эмилия һәм Нәриман исемнәре еш кушылган
Фото: Солтан Исхаков

Агымдагы елның февраль аена йомгак ясаганда, Әлмәт муниципаль районында 122 сабый дөньяга килүен күрергә була. Шунысы кызык, туучылар арасында җенес буенча бүленеш бертигез - бу чорда 61 кыз бала һәм 61 малай дөньяга аваз салган. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Минималь күрсәткеч белән туган баланың авырлыгы бу айда 1315 грамм тәшкил иткән, ә иң зур булып туган бала 4450 грамм авырлыкта.

Иң яшь әни кешегә нибары 19 яшь булган. Бала табучылар арасында иң өлкәне - 40 яшьлек ханым. Иң яшь әти кешегә - 21 яшь, ә иң өлкән әтигә 47 яшь.

Яңа туган сабыйларга кушылган исемнәр арасында Родион, Эмилия, Нариман кебек исемнәр һаман да актуальлеген югалтмый. Ә менә сирәк кушылган исемнәр буларак бу айда Муса, Йолдыз, Офелия, Асиф, Бәхтияр исемнәрен атап китәргә була.

Февраль аенда унөч баланың туу турындагы таныклыгында «әтисе» дигән графага әтисенең исеме өстәп язылган.

Никахлашуларын теркәүчеләргә килгәндә, шунысын билгеләп үтәргә кирәк: 2024 елның икенче аенда Әлмәт муниципаль районында җәмгысе 57 пар язылышкан - бер-берсенә гомерлек яр булырга вәгъдә биреп, алар гаилә корып яшәргә теләүләрен үзләренең имзалары белән беркеткән.

Бу айда шулай ук төрле сәбәпләр аркасында үзләренең фамилияләрен, исемнәрен һәм туу турындагы таныклыкларына «әтисе» дип язылган графадагы исемнәрне алыштыру мәсьәләсе буенча Әлмәт районы ЗАГС бүлегенә 12 кеше мөрәҗәгать иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100