news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яңа туган балаларга Әминә, Ясминә, Әмир исемнәрен еш кушканнар

Иң популяр исемнәр: Ралина, Ева, Ясминә, Әмир, Давид, Матвей.

Әлмәттә яңа туган балаларга Әминә, Ясминә, Әмир исемнәрен еш кушканнар

Агымдагы елның апрелендә Әлмәттә 137 бала тууы теркәлгән. 74 малай һәм 63 кыз дөньяга килгән. Бу хакта Әлмәт ЗАГСы хәбәр итә.

Бу айда иң җиңел сабыйның авырлыгы 1395 грамм, иң авыры 4496 грамм булган. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Иң яшь әнигә – 18, иң өлкәненә 48 яшь, иң яшь әтигә – 21, ә иң өлкәненә 53 яшь булган.

София, Әминә, Александра, Алина, Ева, Ясминә, Әмир, Давид, Матвей кебек исемнәр популярлыгын югалтмый. Бу айда иң сирәк кушылган исемнәр арасында Физалия, Хәйдәр, Алисия, Румил, Мелания, Сабир, Әдил, Хаджар, Хәсән, Хөсәен, Камалия бар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot