news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яңа күпфункцияле гаилә үзәге ачыла

Әлмәттә яңа күпфункцияле гаилә үзәге ачыла
Фото: «Әлмәт таңнары»

Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге базасында яңа күпфункцияле гаилә үзәге ачыла. Үзәкне 19 декабрьдә ачарга планлаштыралар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Проект авыр тормыш хәлендә калган балалар фонды ярдәме белән тормышка ашырыла. Үзәктә «Бер тәрәзә» принцибы буенча хезмәт күрсәтеләчәк. Бу гаиләләр өчен кирәкле ресурслардан файдалануны җиңеләйтәчәк.

Күпфункцияле гаилә үзәге үз эченә өч төп секторны ала. Беренче сектор гаиләләрне кабул итү өчен каралган. Бу кризис хәлләрендә ярдәм күрсәтергә һәм гаиләләрне кирәкле ресурсларга юнәлтергә ярдәм итә. Икенче секторда ашыгыч психологик ярдәм күрсәтелә. Өченче сектор социаль хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнә.

Үзәк инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен уңайлы итеп эшләнгән. Бинада инвалидлар һәм балалар арбаларын саклау өчен шартлар каралган, эчәргә яраклы сулы суыткычлар урнаштырылган һәм балалар почмагы җиһазландырылган. Районда күпфункцияле гаилә үзәген ачу ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуда мөһим адым булачак һәм уңайлы һәм аңлаешлы форматта кирәкле ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot