Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә яңа футбол манежы төзергә җыеналар
Мәскәүдә Сәүдә рәтләрендә спорт тармагының төп чараларының берсе - «Без бергә. Спорт» Халыкара форумында Әлмәттә чираттагы заманча спорт объектын төзү турындагы килешүгә тантаналы рәвештә имза куелды. Ул 3нче мәктәп территориясендә балалар поликлиникасы янында барлыкка киләчәк. Бу хакта Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Узган ел Россия спорт министрлыгы тарафыннан проектларны сайлап алу үткәрелде, алар арасында Татарстан Республикасыннан ике проект субсидия бүлеп бирү рәвешендә ярдәм алды.
«Төзелеш өчен федераль, региональ ресурслар һәм бизнес-берләшмә чаралары җәлеп ителәчәк. Без муниципаль-шәхси партнерлык һәм концессион килешүләр форматын тулысынча хуплаячакбыз. Бу бик яхшы тәҗрибә, ул киләчәктә шәһәр һәм республиканың мөмкин кадәр күбрәк халкын сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүне күздә тота», - диде шәһәр активы белән планеркада район башлыгы Тимур Нагуманов.
Искәртик, Әлмәттә футбол манежы төзелеше «Демография» илкүләм проектының «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз