news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яңа фотозона барлыкка киләчәк

Әлмәттә яңа фотозона барлыкка киләчәк
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәтеннән

Әлмәтт шәһәр сусаклагычы территориясендә Дала Зәе елгасы аша җәяүлеләр күперен реконструкцияләүгә керештеләр. Бу күпер сусаклагычның ике ягын тоташтырачак, аларның берсендә пляж зонасы барлыкка киләчәк. Бу хакта «Әлмәт таңнары» Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Күпер чын-чынлап стильле һәм заманча булачак - яңартылган култыксалар һәм кичке яктырту белән. Ул Әлмәт халкы һәм кунаклары өчен чын арт-объектка һәм фотозонага әвереләчәк.

Әлеге киңкүләмле объектны төзекләндерү «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм, әлбәттә, «Татнефть» компаниясенең финанс ярдәме нәтиҗәсендә гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot