news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Яңа ел чыршыларын җыя башладылар

Әлмәттә Яңа ел чыршыларын җыя башладылар
Фото: http://almet-rt.ru/

Әлмәттә Яңа ел чыршыларын җыя башладылар. Быел да әлеге эш белән «Экосервис» җәмгыяте шөгыльләнә. Чыршыларны кабул итү пунктлары Нефтьчеләр урамындагы 18 нче, Ленин урамындагы 128 нче, Совет урамындагы 147 нче йортлар каршындагы парковкаларда урнашкан. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Яңа елга куелган чыршыларны тапшыру алдыннан барлык бизәгечләрне дә алу сорала. Күпләп җыелгач, ылыслыларны махсус машиналарга төяп, аерым бер производство мәйданына бушаталар.

Әлмәт экологлары нарат һәм чыршы агачларының кыйммәтле витамин чыганагы булуын билгеләп уза. Авыл хуҗалыгында ылыслылар терлек азыгы да, туфрак өчен ашлама да булып тора, аларны корткычларга каршы көрәштә дә кулланырга мөмкин икән.

Халыктан җыелган чыршы-наратларны быел да «Аппак» җәмгыяте кабул итеп ала. Әлеге хуҗалыкның бозау-таналары өчен бу витаминлы азык бик тансык. Чыршы кәүсәләрен ваклап, аннан он да ясарга мөмкин икән әле. Катнашманы каз, тавык, үрдәк азыгына да кушып биреп була.

news_right_1
news_right_2
news_bot