news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Яңа ел чаралары көннәрендә алкогольле эчемлекләр сатудан тыелырга киңәш ителә

26 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр Әлмәт муниципаль районында Яңа ел чаралары оештырылачак. Бу хакта Әлмәт муниципаль районының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шуңа бәйле рәвештә башкарма комитет карары белән сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләренә 2022 елның 25 декабреннән 7 гыйнварга кадәр алкогольле эчемлекләр һәм сыра сатудан тыелып торырга киңәш итә.

Бу гамәл шәһәр һәм район халкының, оешма, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре, мәктәпләрнең ата-аналар комитеты мөрәҗәгате буенча үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау, спиртлы эчемлекләр һәм сыра кулланудан баш тарту, шулай ук халык күпләп җыела торган урыннарда җәмәгать тәртибен саклау максатыннан чыгып тәкъдим ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot