Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә Яңа ел бәйрәмнәре вакытында йортсыз хайваннарны аулаячаклар
Әлмәттә бәйрәмнәрдә дә йортсыз хайваннарны аулауны дәвам итәчәкләр. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Әлмәт таңнары».
Караучысыз калган этләр турында 8 (8553) 32-71-30 һәм 8 (8553) 39-01-66 телефоннары аша хәбәр итәргә була. Хайванның кайда булу урынының төгәл координаталарын һәм аның билгеләрен күрсәтү мөһим.
Барлык тотылган этләр мәҗбүри тикшерү уза, вакцинацияләнә, стерильләштерелә һәм чиплаштырыла. Әгәр хайван сәламәт һәм куркыныч тудырмый икән, аны гадәти мохиткә кире җибәрәләр.
Йорт хайваннары хуҗаларына хайваннарны үзләрен генә йөрергә чыгарырга ярамый дип искә төшерәләр – бу хайваннарның үзләренә дә, әйләнә-тирәдәге кешеләргә дә куркыныч тудыра, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз