Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә яңа балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк
Әлмәтнең РТС микрорайонында булачак балалар мәйданчыгына нигез салу эшләре башланды — ул Дуслык урамы, 4 адресы буенча урнашачак. Әзерлек этабының башлануы турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Фәсхетдинов хәбәр итте. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.
Җирле халык биредә балалар ялы өчен пространство булдыруны сорап мөрәҗәгать иткән. Быел «Татнефть» ГАҖ гранты ярдәмендә 5 миллион сум күләмендә финанслау бүлеп бирелгән.
Проектта куркынычсыз резина өслекле заманча балалар мәйданчыгы төзү, төрле яшьтәге балаларның актив ялы өчен кече архитектура формалары һәм элементлар урнаштыру каралган.
Шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында бу участокта янәшәдәге территорияне төзекләндерү планлаштырыла: җәяүлеләр юллары төзекләндереләчәк.
Яңа мәйданчык барлыкка киләчәк ишегалдының үзенчәлеге булып яшәүчеләр үзләре утырткан чыршы тора. Проектлау барышында әлеге агачны саклап калу турында карар кабул ителде: мәйданчыкны күчерделәр, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз