news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә урам себерүче хатын-кызларны бүләкләделәр

Әлмәттә  урам себерүче хатын-кызларны бүләкләделәр
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Әлмәттә урам себерүче хатын-кызларны хөрмәтләделәр. Район башлыгы Тимур Нагуманов инициативасы белән хатын-кыз җыештыручыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Алар рәхмәт йөзеннән чәчәкләр һәм бүләкләр алды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

«Безнең урам себерүчеләр – чын герой, алар, бернәрсәгә карамастан, һәрвакыт үз вазифаларын тырышып үти, урамнарны чистарталар һәм имин итәләр. Аларның тугрылыгы һәм тырышлыгы иң югары бәягә лаек», диелгән хәбәрдә.

«Без хатын-кызларга авыр икәнен күрәбез. Аларның кәефләрен күтәрәсебез килә. Ел башыннан ике ай эчендә бездә ике айлык нормадан артык кар яуды. Әлмәтлеләр шәһәр коммуналь-торак хуҗалыгының барлык хезмәтләре эшенә аңлау һәм хөрмәт белән карасыннар иде. Барыбызга да авыр, әмма без тырышабыз һәм алар тырышалар», – дип билгеләп үтте Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков.

Идарәче компанияләрдә урам себерүче 109 хатын-кыз эшли, автомобиль юллары идарәсендә – тагын 10 кеше.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100