Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә хәрбиләрнең гаиләләренә балалар өчен товарларга сертификатлар тапшырдылар
Әлмәттә Яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында бу арада балалары туган махсус хәрби операция катнашучыларының гаиләләренә бүләк сертификатлары тапшыру тантанасы узды. Бу хакта муниципалитетның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантаналы чарада Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова һәм Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Руслан Семёнов катнашты. Алар гаиләләргә балалар товарлары сатып алу өчен сертификатлар тапшырды.
Әлмәттә махсус финанс ярдәме чарасы гамәлдә: махсус операция хәрбиләренең гаиләләрендәге яшь әниләргә исемле сертификатлар бирелә.
Моннан тыш, шәһәрдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә гуманитар ярдәм җыю штабы эшли. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итү өчен телефон номеры: 8 (8553) 26-01-01 (көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз