Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә хәрбиләрнең гаиләләрен сабыйлар тууы белән котладылар
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова хәрбиләрнең өч гаиләсен шатлыклы вакыйга — сабыйлар тууы белән котлады. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Гүзәл Хәбетдинова барлык гаиләләргә дә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде. Бу гаиләләрнең икесе өчен сабыйлары беренче бала, ә берсе өчен өченчесе.
Гүзәл Хәбетдинова шулай ук гаилә башлыкларының хәлләрен белеште, аларның икесе хәзер алгы сызыкта. Ә бер хәрби белән җитәкче шәхсән аралашты. Ул күптән түгел кыска вакытлы ялга кайткан. Муниципалитет исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе һәр гаиләгә балалар товарлары сатып алу өчен сертификат, шулай ук балалар өчен татлы бүләкләр тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз