Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә хәрби операциядәгеләр арасында Татарстан Рәисе Кубогының II муниципаль этабы узды
Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында Татарстан Республикасы Рәисе Кубогының II муниципаль этабы узды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Ярышлар «Мирас» спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында узды. Аларда катнашыр өчен Әлмәткә республиканың 29 районыннан килгәннәр.
ТР Рәисе Кубогының төп максаты – тыныч тормышка әйләнеп кайтучы көрәшчеләрне социаль интеграцияләү һәм тернәкләндерү, аларны спортка һәм паралимпия хәрәкәтенә җәлеп итү. Турнирның гомуми программасына барлыгы 15 дисциплина кертелгән: утырып волейбол һәм ядрә белән атудан алып, өстәл теннисына һәм фиджитал-спортка кадәр.
ТР Рәисе Кубогының муниципаль этаплары республика районнарында октябрьгә кадәр узачак, ә зур финал декабрьдә Казанда була. Якындагы ярышлар 31 июльдә үк республика башкаласында узачак – ветераннар фиджитал-спортта ярышачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз