Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә халык язучысы Клара Булатова балалар белән очрашты
Әлмәт балалар китапханәсендә 1нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучылары халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Әлмәт районының шәрәфле шәхесе Клара Булатова белән очрашты. Үзенчәлекле әдәбият дәресе җыр белән үрелеп барды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Укучылар шагыйрәнең шигырьләрен укыды, Клара апа аларга китапларын бүләк итте. Сораулар бирделәр, сорауларына җавапларын шагыйрә шигырьләре белән җавап бирде. Үзешчән композитор, укытучы Рузалия Галләмова баянында уйнап, үзе көй язган «Хәләлем» җырын башкарды. Балалар да кушылып җырлады.
«Якын дустың барын онытма» җырын тыңлаганда Клара апа үзе дә җырлап утырды.
Китапханәче Гөлназ Хәбибуллина эчтәлекле, киң мәгълүматлы чара әзерләгән.
«Татар гаиләсе» Россия иҗтимагый фондының Әлмәт районы бүлеге исеменнән Клара Гариф кызын туган көне белән котладык, изге теләкләребезне җиткердек. Китапханә исеменнән китап бүләк иттек», – диде әлеге оешманың җитәкчесе Гөлия Җамалиева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз