Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә хәләл-индустрия үсеше турында фикер алыштылар
10 сентябрьдә Әлмәтнең «Кванториум» балалар технопаркы мәйданчыгында «Татарстан Республикасында хәләл индустрияне үстерү: проблемалы мәсьәләләр һәм чишү юллары» дигән түгәрәк өстәл узды. Чарада Татарстан республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм Татарстан республикасы Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитет рәисе Аббәс Шляпошников катнашты. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Очрашу кысаларында экспертлар һәм тармак вәкилләре хәләл индустрия үсешенең төп мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм гамәлдәге бурычларны хәл итү юлларын билгеләделәр. Катнашучыларга шулай ук хәләл сертификат алу процессының ничек баруы турында җентекләп сөйләделәр.
Рәсми өлештән соң эш практик семинар форматында дәвам итте. Катнашучылар ГОСТ Р 70401-2022 илкүләм стандарты таләпләре белән таныштылар, азык-төлек сәнәгате предприятиеләрендә хәләл стандартларын кертүнең гамәли кейсларын карадылар, халыкара практиканы һәм Ислам дөньясы илләренә продукция экспортлау стандартларын өйрәнделәр.
Семинар азагында катнашучылар фикер алыштылар һәм йомгак ясадылар. Әлеге очрашулар бизнес һәм экспертлар арасында әңгәмә корырга ярдәм итә, республикада хәләл индустрияне үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ача.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз