Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә хәйрия марафоны узды
Әлмәттә «Бәхетле балалар» хәйрия марафоны узды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.
Чара кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар өчен интерактив зоналар, аквагрим, карусель, тарзанка, батутлар һәм концерт оештырылды.
«Бәхетле балалар» хәйрия марафоны Әлмәт шәһәренең 50 еллыгы уңаеннан уздырылды.
Чараның спонсоры - «Додо Пицца» пиццериясе барлык катнашучыларны тәмле ризыклар һәм витаминлы эчемлекләр белән сыйлады.
Бәйрәм «Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте эгидасы астында, Әлмәт районы балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе белән берлектә «үсеш территориясе» белем бирү-коммуникацион мәйданчыгында узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз