Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә волонтерлар хәрби хезмәткәрнең гаиләсенә утын ярырга ярдәм итте
Әлмәттә «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» волонтерлык штабы эшен дәвам итә. Аның төп игътибары махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Соңгы мисалларның берсе – Түбән Мактама бистәсендә хәрби хезмәткәрнең гаиләсенә адреслы ярдәм күрсәтү. Волонтерлар гаиләгә утын ярырга булышты – эш авыр түгел, әмма бик кирәкле, бигрәк тә сезоннар алышыну чорында.
Мондый ярдәм – штабның төзекләндерү, көнкүреш ремонт, сезонлы хуҗалык эшләрендә ярдәм күрсәтү юнәлешендәге системалы эшенең бер өлеше. Волонтерлар үзләре билгеләп үткәнчә, иң мөһиме – Туган илне яклаучыларның гаиләләрен көндәлек мәшәкатьләр белән ялгыз калдырмау һәм янәшә булу.
«Безнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр янына даими рәвештә барып йөрергә тырышабыз. Бу хуҗалык эшләрендә ярдәм күрсәтү генә түгел, игътибар, җылылык һәм кайгырту белдерү дә», – диләр штабта.
Хәрби хезмәткәрләрнең ярдәмгә мохтаҗ гаиләләре 8 (8553) 22-02-00 номеры буенча «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» волонтерлык штабына (көн саен 8 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр) мөрәҗәгать итә ала.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Халык та, компанияләр дә зур активлык күрсәтә: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз