Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә волонтерлар форумы булды
«Татнефть» компаниясе «С добром» волонтерларының беренче форумын уздырды. Аңа илнең төрле төбәкләреннән компаниянең 112 хезмәткәре килгән. Җыелганнар волонтерлык эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре һәм проблемалары турында фикер алыштылар һәм корпоратив волонтерлыкның торышы концепциясен эшләделәр. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.
«Татнефть» компаниясендә хәзер барлыгы 4000 волонтер бар. Алар корпоратив һәм шәхси инициативаларның дистәләгән проектларын гамәлгә ашыралар.
Волонтерлар очрашуына илнең төрле төбәкләреннән 112 волонтер килде. Сөйләшү алдыннан җыелганнарны «Татнефть» компаниясе персоналы белән эшләү идарәсе башлыгы Андрей Глазков сәламләде.
«Ә тормыш энергиясе - ул җитештерелгән продукцияне һәм күрсәтелә торган хезмәтләрне генә түгел, ә компаниядә эшләүче кешеләрне дә гәүдәләндерә. Хәзер «Татнефть» берничә юнәлештә ирекле эшчәнлек: агач утырту, донорлык, белем бирү волонтерлыгы алып бара. Форумга иң инициативалы волонтерлар килде. Аның төп максаты - катнашучылар тарафыннан корпоратив волонтерлык стратегиясен эшләү», – диде ул.
Форумның беренче көне ахырында корпоратив волонтерлык үсешенә керткән өлешләре өчен волонтерлар бүләкләнде.
Ике көнлек форумны ябу тантанасында 14 волонтер командасы киләсе елга дүрт юнәлеш буенча планнар турында сөйләде: экология, социаль эшчәнлек, спорт, хайваннарны яклау. Шулай ук «Татнефть» төркеме волонтерларының гимнын һәм социаль видеоролигын әзерләргә тәкъдим иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз