news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә ветераннар яши торган йортлардагы такталарны алыштырачаклар

Әлмәттә мактаулы гражданин исеменә лаек булганнар яши торган йортлардагы такталарны алыштырачаклар. Бу хакта атналык киңәшмәдә әйтелде, дип яза «Әлмәт таңнары» районы башлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Үсеш департаменты белгечләре инде ревизия уздырган. Яңа табличкалар әзер. Тантаналы урнаштыру, план буенча, якын арада узачак.

Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә шәһәрне тематик яктан сыйфатлы итеп бизәргә кирәклегенә игътибар итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot