news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә «Ватанны саклаучылар» фондының филиалы ачыла

Әлмәттә «Ватанны саклаучылар» фондының филиалы ачыла
"Татар-информ" архивы

Әлмәттә «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалы ачыла. Аның координаторы - үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән мобилизацияләнгән әлмәтле Анатолий Ильдуковның тол хатыны Ольга Ильдукова. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

«Безнең фонд офисы шушы көннәрдә үк эшли башлый, аның составында дүрт координатор була. Әлеге этапта фонд безнең «Нур» психологик ярдәм үзәге базасында нигезләнәчәк дигән карар кабул ителде», - дип хәбәр итте Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Телеграмдагы туры эфир вакытында.

Ул эшне шәһәрнең барлык хезмәтләре белән бергә оештырачакларын өстәде. Фонд махсус хәрби операция әгъзаларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең өстәмә чарасы була.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100