Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе була
Әлмәттә вакансияләр ярминкә була. Килүчеләрне эш бирүчеләрнең интерактив мәйданчыклары, укыту семинарлары, мастер-класслар, һөнәри юнәлеш бирү уеннары, тематик очрашулар, шулай ук мәшгульлек хезмәте белгечләре консультацияләре һәм башкалар көтә. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
18 апрельдә «Россия эше» кадрлар үзәге «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабын үткәрәчәк.
Килүчеләрне эш бирүчеләрнең интерактив мәйданчыклары, укыту семинарлары, мастер-класслар, һөнәри юнәлеш бирү уеннары, тематик очрашулар, шулай ук мәшгульлек хезмәте белгечләре консультацияләре һәм башкалар көтә.
Предприятиеләр белән очрашулар планлаштырылган, анда эш эзләүчеләр үзләре өчен вакансияләрне карый һәм шәһәрнең һәм республиканың әйдәп баручы эш бирүчеләре белән әңгәмә узачак. Оешмалар өчен бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсе - үз компанияң турында белдерү, презентация үткәрү, карьера мөмкинлекләре һәм корпоратив культура турында сөйләү өчен менә дигән мөмкинлек.
Барлык теләүчеләрне чарада катнашырга чакырабыз: Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 98 йорт («Нефтьче» мәдәният сарае).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз