Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә узган халыклар бердәмлегенә багышланган форумда Самара вәкилләре дә катнашты
Самараның «Бердәмлек» газетасында Рагидя Бадыкованың «Мәдәни элемтәләрне ныгыту өчен уникаль мәйданчык» дигән язмасы чыкты.
«27 сентябрьдә Татарстанның Әлмәт шәһәрендә «Татарстан Республикасы халыкларының мәдәни-цивилизацион һәм рухи бердәмлеге» дип аталган Х Халыкара гуманитар форум узды. Ул Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның Аксакаллар шурасы һәм ЮНЕСКО бөтендөнья мәдәният институты тарафыннан оештырылды. Чара «Татарстан – этникара һәм рухи татулык территориясе» республика программасы эгидасы астында үткәрелде.
Халыкара гуманитар академиясе президенты, Татарстан Республикасының ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе әгъзасы, академик Энгель Ризак улы Таһиров һәм Палестина вәкиле, юридик фәннәр докторы, Халыкара мәдәният һәм сәнгать академиясе академигы Бассам Фәтхи Әл-Балауи форумның мәртәбәле кунаклары иде.
Чакыру буенча чарада Шенталы районының Денис авылы мәдәният йорты вәкилләре һәм Тарихи-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре дә катнашты. Музей хезмәткәрләрен анда барырга Шенталы районының «Нур» татар мәдәни-агарту җәмгыяте әгъзасы Минсәгыйть Вәлиуллин илһамландырды.
Форумны тантаналы рәвештә Энгель Таһиров ачып җибәрде һәм аннан сүзне Бассам Фәтхи Әл-Балауига бирде.
Республиканың 19 районыннан килгән кешеләр биредә бер-берсе белән рәхәтләнеп аралаштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Кунаклар игътибарына Бөек Ватан сугышына һәм Палестина халкының фаҗигале язмышына багышланган күргәзмә, шәҗәрәләр, татар хатын-кызларының борынгы күкрәк бизәкләре, баш киемнәре экс-позицияләре тәкъдим ителде. Шәҗәрә төзү һәм хаситә дип аталган күкрәк бизәген ясау буенча түгәрәк өстәлләр уздырылды».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз