news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә узган «Каракүз» фестиваленә 100 меңнән артык кунак җыелды

«Татарстанда җәй» программасы кысаларында узган һәм республиканың этник бердәйлеген чагылдырган «Каракүз» этно-модерн-фестивалендә өч атна эчендә 100 меңнән артык кеше катнашты.

Фестиваль традицион һөнәрләр һәм заманча сәнгатьне, фольклор һәм цифрлы технологияләрне, музыка һәм перформансны берләштерде. «Каракүз» киңлекләре мастер-класслар, күргәзмәләр, кичке шоулар һәм интерактивлар өчен мәйданчыклар ролен үтәде.

Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова фестивальне оештыручыларга, артистларга, волонтерларга чараны югары дәрәҗәдә үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерде.

«Әлмәт илнең төрле почмакларыннан кунакларны елдан-ел күбрәк җәлеп итә. «Каракүз» мәдәният бәйрәме генә түгел, талантлы кешеләрнең очрашу, иҗади идеяләр белән алмашу урынына да әверелде. Фестивальне оештыручыларга да, бу вакыйгага игътибар күрсәткәннәре, хис-кичерешләр һәм шатлык бүләк иткәннәре өчен барлык кунакларыбызга да рәхмәт», – диде Гүзәл Хәбетдинова.

1 июньдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстанда җәй» проектына рәсми старт бирде, ул республика шәһәрләре һәм районнарының барлык төп мәдәни һәм спорт вакыйгаларын берләштерә. Афишада концертлар, күнекмәләр, турнирлар, лекцияләр, велосипедта йөрү һәм башка активлыклар урын алган, алар арасында һәркем, үткәрелү датасы һәм урыны буенча, күңеленә хуш килгәнен таба алачак.

Барлык чаралар саф һавада, шул исәптән республика җитәкчелеге инициативасы белән яңартылган паркларда һәм иҗтимагый киңлекләрдә уза.

Татарстанның Әлмәт районы матбугат хезмәте фотолары

news_right_1
news_right_2
news_bot