Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә узган драматурглар семинары нәтиҗәсе буларак 7 пьеса кабул ителгән
Әлмәт театрында узган заманча драматургиягә багышланган 3 көнлек семинар-интенсив нәтиҗәсе буларак, Язучылар берлегенең Әлмәт бүлекчәсе һәм Әлмәт театры карамагына 7 пьеса кергән. «Тагын 2 яшь драматург язып тәмамларга өстәмә вакыт сорадылар», – диде Әлмәт бүлеге җитәкчесе, драматург Равил Сабыр «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Хәзер семинарны алып барган Зиннур Сөләйманов, Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева һәм директор урынбасары, әдәби бүлек мөхәррире Ләйләгөл Минаева белән бергәләп пьесалар белән танышып чыгарбыз. Аннары семинарның икенче турын уздырырга ниятлибез. Аңа грант та булыр дигән өмет бар», дип дәвам итте ул.
Заманча драматургиягә багышланган 3 көнлек семинар-интенсив Әлмәт театры базасында узды. Анда «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә җиңгән драматурглар белән беррәттән, пьеса язып карарга хыялланып кына йөргән яшьләр дә катнашты.
«Алга таба пьесаларны экспертлар укыячак. Аннары авторлар белән бергә пьесаларны «сүтеп җыябыз». Шушы икенче турдан соң авторлар киңәшләрне искә алып пьесаларын төзәтеп чыгалар да, күпмедер вакыттан соң өченче тур булачак», дип планнары белән уртаклаша Равил Сабыр.

Өченче турда төзәтелгән пьесалар буенча төрле театрларда эскизлар ясау күзаллана. Әзер эскизлар Әлмәт театрында күрсәтелеп экспертлар тарафыннан бәяләнәчәк. Оештыручылар шушы эскизларның бер өлеше спектакль булып үсеп җитәр дип өметләнә.
- Семинар-интенсивны оештыручылар - Әлмәт театры, Татарстан Язучылар берлеге, «Татнефть» хәйрия фонды.
-
Семинарны Башкортстанның заманча драматургия һәм режиссура үзәгенең сәнгать җитәкчесе, режиссер Зиннур Сөләйманов алып барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз