news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә тыл хезмәтчәне 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Әлмәттә тыл хезмәтчәне 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтеннән

Әлмәттә тыл хезмәтчәне Нәсимә Касыймова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Әлмәт таңнары».

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов пенсионер янына аны шәхсән котларга килде. Нәсимә Әхмәдиевнаның юбилей медальләре бар, алар аңа Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә тапшырылган. Моннан тыш, аны «Хезмәт ветераны» медале белән бүләклиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot