Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә Тукайның 140 еллыгына һәм Туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль чара булды
Бүген, 26 апрельдә, Әлмәтнең Габдулла Тукай исемендәге проспектында бөек татар шагыйренә куелган һәйкәл каршындагы мәйданда шагыйрьнең тууына 140 ел тулуга һәм Туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль тантана булды. Бу хакта ТР Язучылар берлеге Әлмәт бүлегенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркеме хәбәр итә.
Чарада Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр чыгыш ясады, каләмдәшләребез Зинаида Захарова, Зөлфия Сираева, Гүзәлия Галләмова, Людмила Аланлы, Рәмзия Габделхакова шигырьләрен укыды. Бәйрәмдә шулай ук балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар да катнашты.
Фото: ТР Язучылар берлеге Әлмәт бүлегенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркеме
Аңа кадәр чараның башында Әлмәт районы башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова, Равил Сабыр, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сиринә Җиһаншина, мәдәният идарәсе җитәкчесе Роза Галиева һ.б. китапханәләр оештырган күргәзмәне, балалар бакчалары һәм мәктәпләр Тукай әкиятләре буенча әзерләгән театральләштерелгән тамашаларны карады.
Һәйкәл каршындагы тантананы Риза Фахретдин исемендәге 1нче гимназиянең «Сәләт» хореографик коллективы ачып җибәрде. Әлмәт татар драма театры артистлары «Тукайның уйланулары һәм кичерешләре» дип исемләнгән композиция тәкъдим итте. Аның ахырында мәйдандагы халык бергәләп «Туган тел» җырын башкарды.
Фото: ТР Язучылар берлеге Әлмәт бүлегенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркеме
Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе урынбасары, Риза Фәхретдин исемендәге үзәк мәчетнең имамы Рузил хәзрәт Ихсанов Тукайның «Таян Аллаһка» шигырен сәнгатьле итеп укыды. Моңа әллә ни гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки ул - Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, «Татар сүзе» III халыкара нәфис сүз телевизион конкурсы һәм «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгеләренең җиңүчесе.
Габдулла Тукайның кем икәнен, аның безнең өчен ни дәрәҗәдә кадерле шагыйрь булуын белмәгән, аңламаган кеше юктыр, дип саный Роза Әфләтунова.
«Кыска гомерле булуына да карамастан, әтисез-әнисез үскән бала татар халкына бәяләп бетергесез, тиңсез мирас калдырды. Аның әсәрләрен дөньяның төрле телләрендә укыйлар. Бүген дә балаларыбыз һәрберсе үз туган телендә — татарча, русча, чувашча, башка телләрдә — Габдулла Тукай шигырьләрен укып күрсәтте. Бу - бик мөһим, чөнки әлеге балалар, һичшиксез, үз халыкларының традицияләрен, гореф-гадәтләрен беркайчан да онытмас, аларны саклар һәм киләчәк буыннарга тапшырыр дип ышанасы килә. Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова исеменнән, үз исемемнән бу матур бәйрәмне оештырган, анда катнашкан һәркемгә бик зур рәхмәтемне җиткерәм!» — диде Роза Әфләтунова.
Фото: ТР Язучылар берлеге Әлмәт бүлегенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркеме
Равил Сабыр фикеренчә, һәр чор бөек әдипләрнең яңа сыйфатларын ача, алар иҗатында үзләренә якын яңгыраш таба.
«Тукайның әсәрләре басылып чыкканнан соң узган йөз елдан күбрәк вакыт эчендә, аның шигърияте татар әдәбиятының гына түгел, бөтендөнья мәдәнияте байлыгына әйләнде. Чын шигърият өчен бернинди чикләр дә юк. Ул нурларын һәркемгә, һәр тарафка юмарт сипкән кояш кебек. Чыннан да, Габдулла Тукай — татар шигъриятенең илебез-җиребез күгендә калыккан һәм һичкайчан батмас кояшы ул. Тукай шигъриятендә халкыбызның җаны-рухы чагыла, ә милләт рухы, мәгълүм булганча, беркайчан да үлми һәм бизмәннәрдә үлчәнми. Димәк, Габдулла Тукайның да иҗаты үлемсез һәм иксез-чиксез, ул татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән аерылгысыз», — диде Равил Сабыр.
Ул чыгышын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләре белән тәмамлады:
«Туган телебезне саклау һәм үстерү, аны өйрәнү һәм популярлаштыру өчен шартлар тудыру — республика җитәкчелегенең, гомумән дәүләтнең, җәмгыятьнең, иҗади интеллигенция вәкилләренең, җыеп әйткәндә һәркемнең изге бурычы. Без алга таба да Тукай салган юлдан читкә тайпылмыйча имин, тыныч, хөр тормышка омтылган эшчәнлегебезне дәвам итәчәкбез! Бәйрәм белән сезне, дуслар!»
Фото: ТР Язучылар берлеге Әлмәт бүлегенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркеме
Аннары мәйданга җыелган халык бөек шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды. Бәйрәмдә җырчы, композитор, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Роберт Андреев татар халкының рәсми булмаган гимнына әверелгән «Мин яратам сине, Татарстан!» җырын башкарды.
Тантана мәктәп укучылары, шагыйрьләр, «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе әгъзаларының шигырь укулары белән дәвам итте.
Фото: ТР Язучылар берлеге Әлмәт бүлегенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркеме
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз