news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә тугыз катлы йортта чыккан янгыннан 56 яшьлек хатын-кызны коткарганнар

Әлмәттә 8 Март урамындагы 18нче номерлы йортның алтынчы катындагы ике бүлмәле фатирда янгын чыккан. Фатирда җиһазларга һәм шәхси әйберләргә ут капкан. Янгын мәйданы 4 квадрат метр тәшкил иткән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе.

Янгын сүндерүчеләр фатирдан коткару битлеге ярдәмендә 56 яшьлек хатын‑кызны чыгарган. Зыян күрүче Әлмәт үзәк район хастаханәсендә. Табиблар хатын-кызга 1-2 дәрәҗәдәге пешү һәм сулыш юллары пешү диагнозы куйган.

Якынчав версия нигезендә, янгынның электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан – балалар бүлмәсендә электр чыбыкларында кыска ялганыш булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot