Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә терлекләр өчен Яңа ел чыршыларын җыя башладылар
Әлмәттә Яңа ел чыршыларын җыя башладылар. Быел да әлеге эш белән «Экосервис» җәмгыяте шөгыльләнә. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Әлмәтлеләр чыршыларын чүп контейнерлары мәйданчыгындагы аерым урынга куеп калдыра ала. Күпләп җыелгач, аларны махсус машиналарга төяп, аерым бер производство мәйданына бушаталар. Әлмәт экологлары нарат һәм чыршы агачларының кыйммәтле витамин чыганагы булуын билгеләп уза. Авыл хуҗалыгында ылыслылар терлек азыгы да, туфрак өчен ашлама да булып тора, аларны корткычларга каршы көрәштә дә кулланырга мөмкин икән.
Халыктан җыелган чыршы-наратларны быел да «Аппак» җәмгыяте кабул итеп ала. Әлеге хуҗалыкның бозау-таналары өчен бу витаминлы азык бик тансык.
«Чыршы кәүсәләрен ваклап, аннан он да ясарга мөмкин икән әле. Катнашманы каз, тавык, үрдәк азыгына да кушып биреп була. Чит илләрдә Яңа ел бәйрәмнәреннән калган чыршылардан компост та, ягулык брикетлары да һәм хәтта мебель ясыйлар, ылысларын косметика җитештерүдә дә кулланалар», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз