news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә «Татнефть»нең элеккеге генераль директоры истәлегенә хоккей турниры булды

Әлмәттә «Татнефть»нең элеккеге генераль директоры истәлегенә хоккей турниры булды
Фото: «Нефтче» АХК матбугат хезмәтеннән

Әлмәттә «Нефтче» хоккей әзерлеге үзәгендә «Татнефть» компаниясенең элеккеге генераль директоры Ринат Галиев истәлегенә 2012 елда туган егетләр командалары арасында чираттагы, исәп буенча икенче турнир тәмамланды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Йомгак ясаганда катнашучыларны «Татнефть» ААҖ генераль директоры урынбасары, «Нефтьче» АХК президенты Ринат Шәфигуллин, Ринат Галиевның оныгы Руслан Шурупин, «Ак Барс» хоккей академиясе директоры Ришат Гимаев һәм «Татнефть – Охрана» компаниясе җитәкчесе Самат Галиев сәламләде һәм бүләкләде.

Биш уен көне нәтиҗәләре буенча җиңүне «Ак барс» командасы яулады. Икенче урында «Кузнецкий лёд», өченче урында «Локомотив» командасы булды.

Иң яхшы уенчылар булып, «Локомотив» капкачысы Демид Дорофеев, «Ак Барс»ның яклаучысы Артем Захарчук, «Кузнецкий лёд»ның һөҗүмчесе Андрей Воронов танылды.

Турнирның иң нәтиҗәле уенчысы «Ак Барс»тан Эмиль Зарипов булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot