Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә «Татнефть» хәйрия фонды нәшер иткән китапларны тәкъдим иттеләр
Бүген «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы кысаларында нәшер ителгән китапларны тәкъдим иттеләр.
«Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» нәшрияты 1997 елдан бирле 480 мең данә гомуми тираж белән татар, рус, чуаш һәм инглиз телләрендә 260 китап бастырган. Традиция буенча, фонд бастырган китаплар китапханәләргә, уку йортларына, музейларга, Татарстандагы картлар йортларына, Татарлар конгрессына, шифаханәләргә һәм ял базаларына бүләк итеп тапшырыла.
Быел программа ярдәмендә дөнья күргән җиде китап тәкъдим ителде:
- Әлфәт Закирҗановның (Казан) «Театр – серле дөнья: әңгәмәләр, очерклар, бәяләмәләр» китабы (татар телендә);
- Александр Маловның (Казан) «Из глубин памяти» повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы (рус телендә);
- Мөнҗия Хәлимованың (Нижнекамск) «Тылсымлы таяк» балалар өчен шигырьләр җыентыгы (татар телендә);
- Ризаэтдин Фәхретдиннең «Мәшһүр хатыннар» библиографик җыентыгы (татар телендә);
- Зинаида Захарованың (Әлмәт) «Маҗаралы хәлләр» балалар өчен хикәяләр җыентыгы (татар телендә);
- «Әдәби офыклар» Татарстанның көньяк-көнчыгыш шагыйрь һәм язучыларының әсәрләре җыентыгы (татар һәм рус телләрендә);
- «Бакый Урманче. Шәхес һәм иҗат» мәкаләләр, истәлекләр, шигырьләр, хатлар, документлар һәм көндәлек язмалары җыентыгы (татар телендә).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз