Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә Татарстанның ХХ Нефть саммиты башланды
Бүген Әлмәт югары нефть мәктәбендә Татарстан Нефть саммиты башланды. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел чара 20 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Быел саммитның төп темасы – 2050 елга кадәр Россиянең тотрыклы ягулык-энергетика комплексын тәэмин итү.
Пленар дискуссия алдыннан барлык катнашучылар арасында Россия ягулык-энергетика комплексын үстерүдә кайсы юнәлеш иң әһәмиятлесе дигән сораштыру үткәрелде. Түбәндәге җаваплар иң популяры булды:
- Экологик яктан чиста һәм ресурс саклау энергетикасына күчү.
- Файдалы казылмалар чыгару һәм эшкәртү өчен технологияләр һәм җиһазларны үстерү.
- Кеше потенциалын үстерү.
Әмма дискуссиянең спикерлары тавышларның мондый бүленеше белән килешмәде һәм кеше потенциалын үстерүне иң мөһиме дип атады.
«Элегрәк без иң мөһиме – акча дип уйлый идек. Бу акча булмаганда һәм хезмәт хакы түли алмаганда шулай иде. Ә бераз акча барлыкка килгәч, иң мөһиме – кешеләр булып чыкты», - диде Миңнеханов.
Россия энергетика министры Сергей Цивилев искәрткәнчә, иң мөһиме – кеше потенциалын үстерү. Аның сүзләренчә, шуның нәтиҗәсендә яңа технологияләр һәм җиһазлар булдырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз