Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә Татарстанның идарәче кадрлар резервын укыттылар

21-22 мартта Әлмәттә Татарстан идарәче кадрлар резервының белем бирү модуле кысаларында республика чарасы узды. Район башлыгы Тимур Нагуманов муниципалитеттагы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, шәһәрне үстерү стратегиясе турында сөйләде, кадрлар резервында катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
Укыту программасы резервтагыларның кызыксынуларын һәм эшчәнлек төрен исәпкә алып оештырылган. «Алсу» фабрикасында аларга оекбаш җитештерү цехының эшен күрсәттеләр, алар хәтта яңа модельне эшләтеп җибәрүенә шаһит булды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Нефть югары мәктәбе кампусының лаборатория-тикшеренү, уку-лаборатория үзәкләре, «Татнефть» ААҖнең нефть промыслалары булачак идарәчеләрдә аерым кызыксыну тудырды. Инженерлык лицеенда кунакларга заманча белем бирү формалары һәм гомумән иҗади индустрияләр үсеше турында сөйләделәр.
Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты бүлеге мөдире Эдуард Сафин сүзләренчә, кадрлар резервында катнашучылар район инфраструктурасын һәм муниципаль идарәнең актуаль мәсьәләләрен өйрәнгән. Резервчыларны укыту программасы һәрвакыт аларның яңа идарә итү күнекмәләрен алуына максималь юнәлдерелгән.
«Әлмәт җитәкчелегенә кадрлар резервында катнашучыларга шәһәр үсешенең актуаль юнәлешләре буенча үз тәкъдимнәрен кертергә мөмкинлек биргәне өчен рәхмәт белдерәбез» - диде Эдуард Сафин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз