news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Татарстан велоузышы 17 августта була

Әлмәттә Татарстан велоузышы 17 августта була
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтеннән

17 августта Әлмәт шәһәрендә шосседа велоузышлар буенча «Тур де Татарстан Әлмәт - 2024» бөтенроссия ярышлары уза. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Ярышларның маршруты Шевченко урамы буйлап, «Пляж» тукталышыннан Р.Фәхретдин урамы боҗрасына кадәр, кире Шевченко урамы буйлап Зарипов проспекты боҗрасына кадәр, Р-239 проспекты боҗрасыннан Колшәрип авылы боҗрасына кадәр, Колшәрип авылы боҗрасыннан Р-239 трассасы буйлап Миңлебай авылы боҗрасына кадәр барачак.

Миңнебай авылы боҗрасыннан Р-239 трассасы буенча И.3арипов проспекты боҗрасына кадәр, И.Зарипов проспекты боҗрасыннан Шевченко буйлап финишка кадәр «Пляж»тукталышы.

Ябылу вакыты 6.00дән 13.30 сәгатькә кадәр. Велоузыш маршрутының вакытлы билгеләре куелачак. Велоузыш маршруты буенча ишегалларыннан чыгу һәм юл чатлары җиңел автомобильләр, йөк автотранспорты белән ябылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100