news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә «Татар пычагы» бренды булдырганнар

«Татар пычагы» бренды тарихи яктан рәсмиләштерелгән.

Әлмәттә «Татар пычагы» бренды булдырганнар
Энҗе Габдуллина

Әлмәттән Хәмит Исмәгыйлев «Татар пычагы» брендын булдырган. Ул тимердән эшләнгән пычак, балта һәм кылычларын Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында үткәргән ярминкәдә тәкъдим итте.

Хәмит Исмәгыйлев сүзләренчә, һәр халыкның үз коралы – пычагы бар. «Татар пычагы» тарихи яктан да рәсмиләштерелгән.

«Татар пычагының үткен ягы кире якта. Атта барганда өстән аска таба ату, яки астан кадау өчен уңайлырак. Бу пычаклар сугышчылар белән бергә күмелгән булалар. Алар 16-17 гасырда инде күренми башлыйлар. Бу пычакны безнең тарихчыларыбыз өйрәнгән, ул Искәндәр Измайлов хезмәтләрендә дә бар. Татар пычагы корал буларак тарихи яктан рәсмиләштерелгән», – дип сөйләде ул.

Хәмит Исмәгыйлев – нәселле тимерче. Аның ике як бабасы да тимерче булган.

«Безнең нәселдә тимерчеләр күп. Ике яклап та бабайлар тимерчеләр, бабайның бабае да шөгыльләнгән. Әни ягыннан Әхмәт бабай комганнар, тазлар ясаган. Әти ягыннан бабай белән бергә ат дагалары ясый, ындырда тырмалар чүки идек. Үзем аның белән унбиш яшьтә пычак ясадым. Өйдәге пычаклар да үзем ясаган. Нәсел һөнәрен югалтмас өчен дә кирәк, үзеңнән соң да эш кала», – дип сөйләде ул.

Тимерче оста тарихи кораллар белән тарихи реконструкцияләрдә катнаша. Аның сүзләренчә, бу пычаклар бердәнбер экземплярда, аларның копияләре, аналоглары юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100