news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә «Тәскирә» мәчете ачылды

Әлмәт шәһәрендә Петуховка микрорайонында «Тәскирә» мәчете ачылды. Мәчетнең архитекторы – мәрхүм Искәндәр Насыйров. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул төзелешне башлап җибәрүчеләр – Рәйханә һәм Фәрит Ханнановларның әниләре хөрмәтенә «Тәскирә» дип аталган. Төзелеш 2019 елда башланган, алга таба бу башлангычны битараф булмаган мөселманнар да күтәреп алган.

«Тәскирә» мәчете – ике катлы, ике манаралы, гомуми мәйданы – 400 кв. метр, 150-200 кеше сыйдырышлы. Мәчетнең имамы – Әлмәт мәдрәсәсенең кичке бүлеген тәмамлаган Фәрит хәзрәт Ханнанов.

Мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен зур намаз залы, уку сыйныфлары, гардероб һәм имам өчен кабинет бар. Монда балалар, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен ислам нигезләре буенча мәчет каршындагы курслар оештырылган.

Мәчеттә видеокүзәтү, җилләтү системалары урнаштырылган, су, электр энергиясе һәм газ белән тәэмин итү өчен инженерлык челтәрләренә тоташтырылган.

Мәчетнең тирә-ягы матурланган, ишегалдында тәһарәтханә төзелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot