news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә табиблар акча йоткан баланы коткарган

Әлмәт район балалар хастаханәсендә табиблар акча йоткан балага ярдәм иткән. Кызны күрше районнан алып килгәннәр, ул күкрәгендә авыртуга зарланган һәм ашамый башлаган. Рентген үңәченең өске өлешендә чит предмет барлыгын күрсәткән. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Табиблар операция ясап, тәңкәне алган. Шуннан соң бала үзен яхшы хис итә башлаган.

Операциядә балалар хирургы Айнур Камалов, анестезиолог Максим Филиппов һәм ассистент Андрей Осипов катгашкан.

Фото: © Әлмәт район балалар хастаханәсе

Табиблар билгеләп үткәнчә, мондый хәлләр еш була. Алар ата-аналарны балаларын игътибар белән күзәтергә һәм алар күрә торган урыннарда вак предметлар калдырмаска чакыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot