news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә стадионга җитен оны кушып ясалган утыргычлар урнаштырдылар

Әлмәтнең «Алнас» стадионында җитен оны кушып ясалган утыргычлар урнаштырдылар. Биш мең урын да композитлардан эшләнгән. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Моннан тыш, ныклы элементлардан яңа киртәләр һәм урналар урнаштырылган. Боларның барысы да яңгырга, кояшка, иң ярсу җанатарларга да чыдый — бернәрсә дә ватылмаячак һәм бозылмаячак. Барлык эшләнмәләр дә экологик яктан чиста.

Стадионны бер ай эчендә яңарттылар һәм нефтьчеләр көнендә сынап карадылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot