news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә спорт-кинология комплексы төзелә башлады

Әлмәттә спорт-кинология комплексы төзелә башлады
Фото: Әлмәт муниципаль районының Телеграм-каналыннан

Әлмәттә Бигәш урамындагы спорт-кинология комплексы өчен мәйданчык әзерли башладылар. Хәзер монда коммуникацияләр үткәрәләр, дип язылган Әлмәт муниципаль районының Телеграм-каналында.

Комплекс ике төп зонадан торачак. Беренчесе - тренировка бүлмәсе, монда кирәкле җиһазлар, ябык павильоннар, тамашачылар өчен урыннар була. Мәйданчык шулай ук күргәзмәләр, ярышлар һәм лекцияләр өчен кулланыла. Икенче зона уен өчен була. Ул шулай ук барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot