news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә сентябрь аенда туган балалар арасында Мөхәммәд һәм Ясминә исеме популяр булган

Әлмәттә сентябрь аенда туган балалар арасында Мөхәммәд һәм Ясминә исеме популяр булган

Сентябрь аенда Әлмәттә 188 бала туган. Шуларның 109ы - малай, 79 кыз, шул исәптән бер пар игезәкләр. Бу хакта Әлмәт районы ЗАГСына сылтама белән «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Иң кечкенә баланың авырлыгы 780 грамм булган, иң зурысы – 5150 грамм. Иң яшь анага 19 яшь, иң өлкәненә - 42 яшь. Бу айда иң яшь әтигә 22 яшь тулган, иң өлкәненә – 51 яшь.

Сентябрьдә ата-аналарның күпчелеге балалары өчен Ясминә, Амалия, Ева, София, Мөхәммәд, Адель, Ранель исемнәрен сайлаган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100