news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә сайлауда катнашучыларга кайбер оешмалар хезмәтенә ташлама биреләчәк

Әлмәттә 15-17 мартта Россия Президентын сайлауда катнашучылар участокларда махсус «ташламалы» беләзекләр алачак. Алар белән шәһәрлеләр 19 оешмадан ташлама ясала. Алар арасында кафе, ресторан, ягулык салу станциясе, спорт комплексы, кибет һәм күңел ачу үзәге бар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Моннан тыш, беләзек туган якны өйрәнү музеенда, Әлмәт картиналар галереясендә һәм ат спорты мәктәбендә бушлай булырга хокук бирәчәк. Балалар өчен «Кванториум» технопаркына экскурсияләр һәм креатив индустрияләр мәктәбендә мастер-класслар була.

15-17 март көннәрендә Әлмәттә яшәүчеләр җәмәгать транспортыннан бушлай файдалана алачак.

Һәр сайлау участогында тавыш бирүчеләргә буфетта камыр ризыклары һәм кайнар эчемлекләр белән буфетлар эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot