news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә сайлауда чит илләрдән килгән күзәтүчеләрне коймак белән сыйлаганнар

Әлмәттә Россия Президентын сайлауда тавыш бирү барышын чит илләрдән килгән күзәтүчеләр бәяли. Гватемала, Индонезия, Доминикана, Бангладеш, Испания, Танзаниядән килгән вәкилләрне коймак белән сыйлаганнар һәм чын бәярәм ясаганнар, дип хәбәр итә «Әлмәт ТВ».

10 кешелек делегация шәһәргә алдагы көнне килгән һәм шул ук көнне 792 нче участок эшенә бәя биргән. Бүген алар 797 һәм 808 нче сайлау участокларында, аннары әлмәттә «Адымнар» гимназиясендә 817 нче участок сайлау комиссиясендә булган.

  • 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, тикшерү изоляторында, вокзалда һәм аэропортта 45 вакытлыча сайлау участогы ачылды.Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше сайлау хокукына ия.
  • Сайлаулар үткәрүне сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.
  • Бүген, 17 март – сайлауларның соңгы көне. Барлыгы дүрт кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100