news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә шәһәр сусаклагычы янында кафе, прокат пункты, ял итү зоналары барлыкка киләчәк

Әлмәттә шәһәр сусаклагычы янында кафе, прокат пункты, ял итү зоналары барлыкка киләчәк
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтеннән

Әлмәттә «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча якын арада шәһәр сусаклагычы территориясенең икенче чиратын төзекләндерү эшләре башлана. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Әлмәт таңнары».

Искәртик, төзекләндерү 2023 елда башланды. Ул вакытта территориядә пирслар, йөрү юллары, күпер астында ял итү зоналары оештырылды. 2024 елда сусаклагыч янында кафе, прокат пункты, балалар мәйданчыгы, ял итү зоналары барлыкка киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot