Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә шәһәр күләмендә «Коръән – йөрәгемнең язы» бәйгесе була
Әлмәттә 3 мартта шәһәр күләмендә Коръән укучылар бәйгесе узачак. Бәйге Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан ел саен оештырыла. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
«Коръән – йөрәгемнең язы» дип аталган чарада 5 яшьтән 15 яшькә кадәрге ир балалар һәм кыз балаларны катнашырга чакыралар.
7-10 һәм 11-15 яшь төркемнәренә кергән балалар үз белемнәрен «30 нчы җүз» һәм «29, 30 җүз» номинацияләрендә күрсәтәчәк. Һәр яшь категориясендә малайлар өчен дә, кызлар өчен дә өч призлы урын каралган.
Моннан тыш, 5 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге балаларга тагын бүләкләр биреләчәк. Бәйгедә катнашу өчен +7 917 266-30-30 телефоны буенча алдан язылырга кирәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз