news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә шагыйрә Нәфисә Сабирҗанованың «Ромашкалар» дип аталган иҗат кичәсе узды

Әлмәттә шагыйрә Нәфисә Сабирҗанованың «Ромашкалар» дип аталган иҗат кичәсе узды
Фото: Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге

Әлмәттә «Әдәби атнакич» мәдәни проекты торган саен халык арасында күбрәк популярлаша бара. 26 июньдә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында шагыйрә Нәфисә Сабирҗанованың «Ромашкалар» дип аталган иҗат кичәсе узды. Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге хәбәр итә.

Исегезгә төшереп узабыз, «Әдәби атнакич» мәдәни проекты узган елның ноябрь аенда старт алган иде. Оештыручылары — ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге һәм «Татнефть» хәйрия фонды. Чара Нәфисә Сабирҗанованың иң популяр җырларының берсе — «Ромашкалар» җыры белән башланып китте. Аны автор үзе башкарды.

«Татнефть» хәйрия фондының мәгарифне үстерүгә булышлык итү буенча «Сәләтле балалар» программасы җитәкчесе Дмитрий Несмин шагыйрәне фонд җитәкчелегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Ул моңа мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә керткән зур өлеше өчен лаек булды.

Фото: © Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Дания Нәгыйм үз чыгышында Нәфисә Сабирҗанованың иҗатын бик ихлас, нечкә лиризм белән сугарылган, укучының күңеленә тирән үтеп керә торган дип бәяләде. Ул шулай ук берлекнең рәисе Ркаил Зәйдулла ерак сәфәрдә булу сәбәпле Әлмәткә килә алмавын хәбәр итте һәм аның Рәхмәт хатын укып күрсәтте.

«Сезнең шигырьләрегез һәм җырларыгыз йөрәкләрне эретә, аларны ишеткәч, күңелне җылы хисләр били, алар кешеләрне рухландыра һәм тормышта мәгънә табарга ярдәм итә. Иҗатыгыз, шигъри юлларга салынган ихласлыгыгыз һәм тирәнлегегез өчен рәхмәт Сезгә! Киләчәктә дә яңадан-яңа иҗат җимешләрегез белән сөендереп торырсыз дип ышанып калабыз. Сезнең талантыгыз алга таба да кояш кебек кешеләрнең күңелләрен яктыртсын, аларга яхшылыкка өмет һәм ышаныч бирсен», — диелә Татарстан Язучылар берлеге рәисенең хатында.

Казаннан килгән тагын бер кунак — Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, шагыйрә Лениза Вәлиева тәбрикләү сүзләреннән соң шагыйрьләргә багышланган шигырен яңгыратты һәм Нәфисә Сабирҗановага «Габдулла Тукай энциклопедиясе»н бүләк итте.

Фото: © Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге

ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр шагыйрәне чыннан да, исеменә җисеме туры килә торган бер нәфис җан, дип атады.

«Юкка гына Клара Булатова үзе лаеклы ялга киткәндә Әлмәт телевидениесендәге «Җомга» тапшыруын аңа ышанып калдырмагандыр. Һәм Нәфисә ханым остазын сынатмады, 23 ел буена шушы тапшыруны югары кимәлдә чыгарып барды. Аның турында «үзе физик, үзе лирик» диләр. Лирик җанлы физик дип әйтер идем мин. Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, матур әсәрләр иҗат ит, Нәфисә ханым, яңалыкка, алга омтылып яшә!» — диде Равил Сабыр һәм автордан проза китабын да көтүен әйтте.

Популяр башкаручыларның чыгышлары әлмәтлеләргә бәйрәм атмосферасы бүләк итте. Кичә барышында татар эстрадасының популяр җырчылары һәм композиторлары Раилә Маннанова, Алсугөл, Хәмид Маткаримов, Зилә Саримова, Мәдинә Гайнуллина, Зиннур Сафиуллиннар шагыйрәнең сүзләренә язылган халык арасында бик популяр җырларны башкардылар.

Шулай ук ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге китаплар күргәзмәсе оештырган иде. Кичәгә килгән тамашачылар өйләренә үзләренә ошаган китапларны алып кайтып киттеләр.

  • Нәфисә Сабирҗанова 1964 елның 14 декабрендә Актаныш районының Шәрип авылында туа. 1987 елда Алабуга педагогия институтын тәмамлый. 12 ел Актаныш, Алабуга һәм Әлмәт районнары мәктәпләрендә математика һәм физика укытучысы булып эшли.
  • Студент елларында ук шигырьләр яза башлый. 2007 елда беренче шигырьләр китабы — «Кузгалуы кирәк күңелнең» (2007 ел, Казан, «Рухият») дөнья күрә. 2008 елда әлеге шигырьләр җыентыгы һәм «югары дәрәҗәдә телетапшырулар әзерләү һәм алып бару» өчен ул Р.Төхфәтуллин исм. премия белән бүләкләнә.
  • 2013 елдан Н.Сабирҗанова ТР Язучылар берлеге әгъзасы. 100гә якын җыры татар эстрадасының чын хитларына әверелде.
news_right_1
news_right_2
news_bot