news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Сабан туен үткәрү көне билгеле булды

Әлмәттә Сабан туен үткәрү көне билгеле булды
"Әлмәт таңнары"

Әлмәттә Сабантуй 11 июньдә уза. Бу хакта иртәнге планерка вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте, дип яза «Әлмәт таңнары».

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов республика шәһәрләрендә һәм районнарында Сабантуйны бәйрәм итү көннәрен раслаучы карарга имза куйган иде.

Республика җитәкчесе шулай ук ТР Министрлар Кабинетына җирле үзидарә органнары белән берлектә әлеге срокларда бәйрәм чараларын оештыруны тәэмин итәргә кушты.

Узган ел шәһәрдә Сабан туе шулай ук 11 июньдә узды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot